Сочида чираттагы WorldSkills милли чемпионатлары кайда узачагы билгеле булачак

2015 елның 2 октябре, җомга
2015 елның 2 октябрендә "Сочи-2015" Халыкара икътисад форумында Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец катнашында узачак матбугат конференциясендә 2016, 2017, 2018 елларда   һөнәри осталык  милли чемпионаты финалын уздыру өчен үткәрелгән бәйгедә җиңеп чыккан өч регион  исеме билгеле булачак. Моңа кадәр Россия 2019 елда WorldSkills системасы буенча һөнәри осталык буенча Дөньякүләм чемпионатны Казанда үткәрү хокукына ия булды. Брифинг барышында дөньякүләм чемпионатка әзерлек эшләре турында хәбәр ителәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International