Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Казанда Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм булды
2015 елның 3 октябре, шимбә
Бүген Казанда "Татнефть-арена" боз сараенда Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде. Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР вице-премьеры - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һ.б. котлады.
Республиканың иң яхшы укытучыларын хөрмәтләү тантанасына 5 меңнән артык педагог чакырылганлыгы билгеле. Биредә шуны билгеләп үтү кирәк: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы биргән белешмә буенча, Татарстанда барлыгы 74 меңнән артык педагогик хезмәткәр исәпләнә, аларның 36,6 меңнән артыгы мәктәпләрдә хезмәт куя, 21,5 меңе - балалар бакчаларында, 3,5 меңе - өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, 4,1 меңе - колледжларда һәм техникумнарда, 90 меңе - югары уку йортларында.
Укытучыларны беренче булып котлаган ТР Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков аларга бәйрәм көннәрендә генә түгел, ә ел дәвамында күбрәк ямьле мизгелләр булсын, дип теләде. "Сезнең көндәлек гади булмаган эшегездә, моңсулануга караганда, күбрәк елмаерга, хезмәтегез уңышларын, укучыларыгызның җиңүләрен күрергә туры килгән көннәрегез күбрәк булсын дип телисе килә. Сез көчегез, йөрәк энергиясен һәм җаныгызның бер өлешен салган укучыларыгыз, мәктәпне тәмамлагач та сезне онытмасыннар иде, килеп, рәхмәт яусын, кадерле укытучым, дисеннәр", - диде Премьер.
И.Халиков Укытучылар бәйрәме алдыннан Казанда "Ел укытучысы-2015" Бөтенроссия конкурсы үткәрелүен, анда Россиянең 77 төбәгеннән педагоглар катнашуын искәртте. "Татарстанның шундый мәртәбәгә лаек булуы - безнең өчен зур горурлык", - дип басым ясап әйтте республика Премьер-министры, былтыр әлеге конкурста Нурлаттан Алла Головенькина җиңгәнгә шулай булуын искәртеп. "Андый җиңүләр Татарстан укытучылыгы тормышында мөмкин кадәр күбрәк булуын теләр идек", - диде.
Котлау сүзләреннән соң, ул дәүләт бүләкләре тапшырды. Аерым алганда, "ТР алдындагы казанышлар өчен" ордены медале белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Федорова һәм КФУның Физика институты теоретик физика кафедрасы җитәкчесе профессор Борис Кочелаев бүләкләнде, шулай ук мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр "ТР югары мәктәбнең атказанган хезмәткәре", "ТРның атказанган укытучысы" кебек мактаулы исемнәр, ТР Президенты Рәхмәте белән бүләкләнде.
Бәйрәм тантанасы барышында Татарстанның "Мәгариф сыйфаты өчен" рейтингы нәтиҗәләре буенча иң яхшы 30 база мәктәбе директоры сәхнәгә чакырылды. "ТР класс җитәкчесе", "ТР ел тәрбиячесе" конкурслары, "Россия педагог-психологы" Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының Бөтенроссия этабы җиңүчеләре дә бүләкләнде.
"Алга киткән барлык илләрдә дә кеше потенциалын үстерү өчен көрәш бара, талантларны табып әзерләүгә көрәш бара. Шуңа күрә аларның куәт-мөмкинлегеннән һәр төбәк һәм ил язмышы бәйле, дип билгеләп үтте ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. Ул искәрткәнчә, кеше потенциалына "Стратегия 2030"да да аерым игътибар бирелә. "Республика киләчәге мәгариф системасына бәйле", - дип сөйләде Э.Фәттахов. Укытучылар хезмәте бәрабәренә Татарстанның нәтиҗәләре начар түгел дип саный министр.
"Республика җитәкчелеге тарафыннан белем бирү сыйфатын күтәрү бурычы куелды. Без һәр баланы сыйфатлы укытуга гарантия бирергә тиеш, бу аның кайда укуына карамаска тиеш, Казандамы яки авыл җирендәме. Моның өчен бездә шартлар бар. Бу исә укытучылар, директорлар, методик хезмәт һәм мәгариф идарәләре башлыкларыннан тора. Безнең барысы да барып чыгар дип ышанам", - диде Э.Фәттахов.
"Татнефть-арена"да бәйрәм азагында "Самоцветы" ВИА чыгыш ясады.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
декабрь, 2025 ел
17 декабрьдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булачак
17 декабрьдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның йомгаклау утырышында киләсе елга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының биш өстенлекле максатларын билгеләячәкләр.
12 декабрьдә ТР халкы ятим балаларны торак белән тәэмин итү турында консультация ала алачак
2025 елның 12 декабрендә Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасында кабул итү бүлмәсендә «Ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү» чарасы узачак.
11
декабрь, 2025 ел
Россия Мәгариф министрлыгы 2026 елда мәктәпләрдә соңгы кыңгыра у һәм чыгарылыш кичәсе уздыруның бердәм көннәрен билгеләде
2025/26 уку елында Россия мәктәпләрендә соңгы кыңгырау бәйрәмен 26 майда, ә чыгарылыш кичәләрен 27 июньдә уздыру планлаштырыла.
Казанда педагогик осталык республика конкурсы финалы узды
Татарстан Республикасында балаларга өстәмә белем бирү системасының уникальлекне саклап калу һәм алга таба камилләштерү, өстәмә гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы учреждениеләрнең педагоглар статусын һәм белем бирү ролен күтәрү, баланы тәрбияләү, укыту һәм иҗади үстерү максатларында, 10 декабрьдә “Арктур” балаларга өстәмә белем бирү хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика конкурсының финалы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз