Азнакайда БДИга әзерләүне көчәйтмәкчеләр

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе
Азакайда яңа уку елында бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча чаралар күреләчәк.

"Узган елгы “Акыллы каникуллар”, “БДИны бишлегә”, “БДИны икелеләрсез” проектларын яңа мөмкинлекләр белән көчәйтергә булдык, - дип белдерә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Эльвира Зарипова. - КФУ, РЦМКО белән хезмәттәшлек итәргә планлаштырабыз. 9, 11 нче сыйныфларның дәресләрендә еш булачакбыз, рус теле һәм математикадан ай саен сынау рәвешендә тестлар үткәреләчәк". Идарә башлыгы сүзләренчә, шулай ук ата-аналар җыелышлары уздырылачак, начар нәтиҗәләр күрсәткән мәктәпләрдә һөнәри компетентлыкка укытучылар да тест узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International