Самара өлкәсеннән тарих укытучысы «Россия Ел укытучы-2015» конкурсы җиңүчесе булды

2015 елның 6 октябре, сишәмбе
“России Ел укытучысы-2015” Бөтенроссия конкурсында Самара өлкәсеннән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сергей Кочережко җиңү яулады. Бу хакта Мәскәү дәүләт университеты ректоры, конкурсның жюри рәисе Виктор Садовничий хәбәр итте.
Конкурста җиңүче Кочережкага төп бүләк – “Бәллүр пеликан” ны вице-премьер Ольга Голодец һәм РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов тапшырды.
Сергей Кочережко конкурста катнашучылар арасында иң яшь укытучыларның берсе, аның педагогик стажы - өч ел.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International