Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Бөтенроссия “Авыл укытучысы - 2015” конкурсының абсолют җиңүчесе Казанда ачыклана
2015 елның 7 октябре, чәршәмбе
8 октябрь көнне сәгать 10да Казанда ТР Мәгарифне үстерү институтында (Казан ш., Зур Кызыл ур., 68) “Авыл укытучысы-2015” бәйгесенең III этабына чыккан педагоглар үз предметлары буенча мастер-класс тәкъдим итәчәк. Мастер-класс форматы жюрины өйрәнелгән теманың әһәмияте, аны өйрәнүдә кулланылган шәхси новацияләр, оригиналь алымнар һәм методлар белән таныштыруны үз эченә ала. “Мәгариф” журналы редакциясе һәм ТР Мәгарифне үстерү институты белгечләреннән тупланган жюри мастер-классларны бәяләп, конкурсның җиңүчесен, II һәм III урын алучыларны билгеләячәк.
“Авыл укытучысы” конкурсы, авыл җирлегендә үз эшчәнлеген алып бара торган мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилык, прогрессив инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укыту процессында нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең профессиональ җәмәгатьчелек алдында абруен күтәрү максатыннан, “Мәгариф” журналы редакциясе тарафыннан инде икенче ел оештырыла. Анда Татарстан һәм Россия төбәкләре район үзәкләрендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә, бистәләрдә, авылларда эшләүче мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми, өстәмә, һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре катнаша.
Быелгы конкурс заманы өчен актуаль мәсьәлә - тәрбиягә кагылышлы юнәлешне сайлап алды.
I этапта педагоглар “Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү” темасына ата-аналар җыелышында чыгыш ясау өчен текст үрнәге язып җибәрде. Әлеге этапта 200ләп педагог катнашты, 130ының хезмәтләре “Мәгариф” журналы сайтында - www.magarif-uku.ru урнаштырылды. I этап 2015 елның 1 апреленнән 30 июненә кадәр уздырылды.
1-31 августта булган II этапка 130 эшнең 30ы чыкты. Аларның авторлары үзләре иҗат иткән дәреснең өлешен язып җибәрергә тиеш иде. Яңа белем «ачу» дәресенең өлешен язу өчен, элекке педагогик тәҗрибәне куллану белән бергә, заманча дәрескә таләпләрне – белем «ачу»да эшчәнлекле юнәлешне нигез итеп алырга кирәк иде.
Эшләрне анализлаганда, жюри, иң беренче чиратта, дәрестә укытучының эш барышы белән идарә итүен, укучыларның яңа белем үзләштерүдә актив эшчәнлеген бәяләүне максат итеп куйды. Теманың, дәрес формасының, эш алымнарының төрлелегенә, яңалыгына да игътибар ителде.
II этапка килгән эшләрне бәяләүдә «Мәгариф» журналы редколлегиясе әгъзалары һәм ТР Мәгарифне үстерү институты белгечләре катнашты. Нигезләмә таләпләренә туры китереп, иҗади, грамоталы язылган 10 эш сайлап алынды, һәм аларның авторлары «Авыл укытучысы – 2015» конкурсының III этабында катнашу хокукына ия булды.
Шул рәвешле, III этапка чыкканнар үз предметлары буенча мастер-класс тәкъдим итә. Осталык дәресе форматы – жюрины өйрәнелгән теманың әһәмияте, аны өйрәнүдә кулланылган шәхси новацияләр, оригиналь алымнар һәм методлар белән таныштыру. Шуның белән беррәттән, укытучының кыяфәте, үз-үзен тотышы, сөйләме дә игътибарга алыначак, чөнки бәйге нәтиҗәсендә бар яктан да булган, камил “Авыл укытучысы” сайлап алынырга тиеш.
“Мәгариф” редакциясе “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына шул хакта хәбәр итте һәм конкурсның III (финал) турында катнашучылар исемлеген ышанып тапшырды:
1. Баткаева Равилә Фәрит кызы, Пенза өлкәсе Каменка районы Кикин урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
2. Вәлиева Гөлназ Минеринат кызы, Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең математика укытучысы.
3. Гарипова Гүзәлия Хәбибрахман кызы, Балык Бистәсе районы Биектау урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
4. Идиятуллина Маргарита Александровна, Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.
5. Кутуева Роза Мәгъсүм кызы, Алексеевскидагы Г.Боровиков исемендәге 3 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
6. Мөстәкыймова Резедә Рафикъ кызы, Лениногорск районы Куакбаш төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы.
7. Хафизова Миләүшә Рәфкать кызы, Әтнә районы Иске Өҗем төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
8. Хәбибуллин Рамил Шамил улы, Әтнә районы Түбән Көек урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.
9. Усманова Римма Александровна, Актаныштагы 2 нче урта мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
10. Фәтхетдинова Рәфидә Мәгъсүм кызы, Балык Бистәсе районы Котлы-Бүкәш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Нәтиҗәдә, иртәгә шушы 10 укытучыдан әлеге конкурста I, II һәм III урынга лаек дип табылганнары билгеле булачак.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Илсур Һадиуллин: Алгарыш проектлар технологияләре һәм матди стимуллар һөнәрне дәрәҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк
1 апрель көнне, Казанның "Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл" полилингваль комплексы базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын күтәрүдә алдынгы проектлар технологиясе" темасына киңәйтелгән коллегиясе узды.
Татарстан укучылары - немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар арасында
28 марттан 2 апрельгә кадәр Псковта немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы узды.
ТР МҮИ(ИРО) ректоры Людмила Ногманова МәскәүдәТатарстанның педагогик кадрларын әзерләү системасын тәкъдим итте
2 апрель көнне, Мәскәү халыкара мәгариф салоны мәйданчыгында Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова педагогик кадрларның фәнни потенциалын арттыру буенча республика тәҗрибәсен тәкъдим итте.
Татарстан һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә белем алуга сакчыл технологияләр кертү турында өч яклы килешүгә кул куйды
2026 елның 31 мартында Оренбургта, Идел буе федераль округы мәгариф системасында хезмәт җитештерүчәнлеге буенча округ киңәшмәсе кысаларында, Татарстан Республикасы вәкилләре Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз