Буада тәрбиячеләр узышты

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе
Буаның “Алтынчәч” балалар бакчасында “Физкультура – сәламәтлек һәм яхшы кәеф нигезе” дип исемләнгән спорт бәйрәме узды. Анда шәһәр һәм авыл мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләреннән биш команда катнашты.

Һәр командадан алтышар тәрбияче төрле спорт бәйгеләрендә үзләренең белемнәрен, җитезлекләрен, педагогик, артистик осталыкларын күрсәттеләр. Берсе дә сынатырга теләмәде, шуңа җиңелүче дә юк – һәр педагогның үҗәтлеге, түземлеге нәтиҗәсендә, дуслык җиңде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International