Әгерҗедә укытучылар спортта ярышты

2015 елның 10 октябре, шимбә
Әгерҗенең 2нче, 4нче мәктәпләрендә, стадионда укытучыларның традицион ярышы узды. Мөгаллимнәр үз көчләрен бадминтон, пневматик мылтыктан ату, озынлыкка сикерү, армспорт, аркан тартышу, 10 метрга йөгерү буенча сынадылар. Бәйгедә мәгариф идарәсеннән һәм барлык мәктәпләрдән командалар катнашты.

Командалар арасында I урында Сарсак-Омга мәктәбе булды. Җиңүчеләргә мәгариф идарәсе башлыгы Вәсилә Сафиуллина грамоталар, командаларга акчалата бүләкләр тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International