ТР Милли китапханәсендә инглиз телендә аралашучылар клубы эшли башлый

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе
ТР Милли китапханәсендә инглиз телендә аралашучылар клубы эшли башлый. Анда инглиз телен камилләштерү белән бергә, чит телләрне өйрәнгәндә килеп чыга торган башка каршылыкларны да бетерергә була. Дәресләр һәр шимбә сәгать 12.00 чит илләр әдәбияты бүлегендә үткәреләчәк. Чит телләр белән мавыга торган һәм алынган белемнәрне тәҗрибәдә куллану теләге булган кешеләр белән очрашулар атналык режимда үтә. Дәресләрне модератор – Нигерия гражданы Мозес Айзек Тони үткәрә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International