Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы җиңүчеләре билгеле
2015 елның 20 октябре, сишәмбе
17 октябрьдә Мамадыш шәһәрендә Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы финалы узды. Ярышларда республиканың бөтен районыннан 1,5 мең педагог, мәгариф идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре катнашты.
Спартакиада спортның җиңел атлетика эстафетасы, йөгерү, озынлыкка сикерү, бадминтон, армрестлинг һәм аркан тарту төрләре, пневматик мылтыктан ату буенча узды. Ярышлар вакытында муниципаль районнардан килгән командалар ике төркемгә бүленде: А төркеме - укучылары саны 3 500дән азрак булган районнар, Б төркеме - укучылары саны 3 500дән артык булган районнар. Нәтиҗәдә А төркемендә беренчелекне Актаныш районы командасы, Б төркемендә Мамадыш районы командасы яулады. Ике командада кубок һәм 500 мең сумга сертификат белән бүләкләнде. А төркемендә икенче урынга Мөслим районы, Б төркемедә Саба районы командалары лаеклы дип табылды. Аларга 300 мең сумлык сертификатлар тапшырылды. Өченче урынга А төркемендә Әлки районы, Б төркемендә Түбән Кама районы командалары чыкты. Әлеге командалар 200 мең сумлык сертификатлар белән бүләкләнде.
Белешмә: Республика мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мәгариф учреждениеләре һәм мәгариф бүлекләре педагоглары һәм җитәкчеләре арасында физкультураны пропагандалау, спортны популярлаштыру һәм физкультура-спорт эшләрен көчәйтү максатыннан үткәрелә.
Спартакиада 3 этапта уза. Беренче этапта ТР шәһәр һәм авыл районнарында мәгариф учреждениеләрендә якынча ярышлар үткәрелә. Иикенче этапта ТР муниципаль районнарында гомуммәгариф учреждениеләре һәм муниципаль районнар мәгариф идарәләре бүлекләре хезмәткәрләре арасында Спартакиаданың барлык төрләре буенча ярышлар узачак. Финалда муниципаль районнарның җыелма һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы командалары арасында Спартакиаданың бөтен төрләре буена ярышлар планлаштырылган.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Илсур Һадиуллин: Алгарыш проектлар технологияләре һәм матди стимуллар һөнәрне дәрәҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк
1 апрель көнне, Казанның "Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл" полилингваль комплексы базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын күтәрүдә алдынгы проектлар технологиясе" темасына киңәйтелгән коллегиясе узды.
Татарстан укучылары - немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар арасында
28 марттан 2 апрельгә кадәр Псковта немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы узды.
ТР МҮИ(ИРО) ректоры Людмила Ногманова МәскәүдәТатарстанның педагогик кадрларын әзерләү системасын тәкъдим итте
2 апрель көнне, Мәскәү халыкара мәгариф салоны мәйданчыгында Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова педагогик кадрларның фәнни потенциалын арттыру буенча республика тәҗрибәсен тәкъдим итте.
Татарстан һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә белем алуга сакчыл технологияләр кертү турында өч яклы килешүгә кул куйды
2026 елның 31 мартында Оренбургта, Идел буе федераль округы мәгариф системасында хезмәт җитештерүчәнлеге буенча округ киңәшмәсе кысаларында, Татарстан Республикасы вәкилләре Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз