Республикакүләм “IT-чемпион” бәйгесендә 49 меңнән артык мәктәп укучысы катнаша

2015 елның 23 октябре, җомга
Татарстанда республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көнгә бәйгедә республикабызның 1252  мәктәбеннән 49  меңнән артык укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 59 420  шәхси кабинетта сакланган.
Конкурста иң актив катнашучылар рәтендә Теләче, Тукай, Балтач, Арча, Нурлат, Мөслим, Чүпрәле, Әтнә, Саба, Питрәч, Актаныш районнары мәктәп укучылары исәпләнә.
Иң актив Топ-10 мәктәпләр исемлегенә Нурлат, Балык Бистәсе, Сарман, Саба, Кукмара, Балтач һәм Актаныш районнарыннан мәктәп укучылар керде.
Бәйге ике этапта уздырыла: 2015 елның 18 мартыннан 31 июльгә кадәр, 1 августан 30 ноябрьгә кадәр. Бәйгедә республиканың барлык мәктәп укучылары катнаша ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International