“Иң яхшы мәктәп китапханәсе – 2015” республика бәйгесе җиңүчеләре билгеле

2015 елның 27 октябре, сишәмбе
Белем бирү оешмаларының иң яхшы китапханәләрен барлау һәм аларның эш тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан, агымдагы елның 25 нче августыннан 23 нче октябренә кадәр “Иң яхшы мәктәп китапханәсе – 2015” республика бәйгесе үтте.
23 нче октябрьдә республика бәйгесенең финал этабы төгәлләнде. Җиңүчеләр һәм призлы урыннарны яулаучыларны ачыклау максатыннан, жюри әгъзалары финал ярышларына үткән 10 шәһәр һәм 10 авыл мәктәбе китапханәләрендә булды.
Республика бәйгесенең финал этабы барышында мәктәп китапханәләрен экспертлар түбәндәге төп критерийлар буенча бәяләде:
- белем бирү процессында катнашучыларга мәгълүмати-библиографик хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе;
- норматив-регламентлаштыру документларының, исәп-хисап, отчет документларының, китапханәне үстерү программасының, еллык эш планының булу-булмавы, халәте;
- китапханә фондын оештыру дәрәҗәсе;
- китапханәнең библиографик-белешмә аппаратын оештыру дәрәҗәсе.
Бәйгедә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 29 нчы октябрьдә Казан шәһәренең Яңа Савин районындагы 7 нче гимназиядә үтәчәк.

“Иң яхшы мәктәп китапханәсе – 2015” республика бәйгесендә җиңүчеләр исемлеге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International