Татарстанда "Китапка икенче сулыш бир" республикакүләм хәйрия акциясенә йомгак ясалды. Акция 2015 елның 22 июленнән 22 октябренә кадәр дәвам итте. Әлеге хәйрия акциясе мәктәп китапханәләре фондын укыту-методик, фәнни-популяр, белешмә һәм матур әдәбият белән баету максатыннан үткәрелде.
Акциядә республиканың 1 184 белем бирү оешмасы, 39 054 кеше катнашты. Мәктәп китапханәләренә 14 373 әсбап, 105 422 фәнни-популяр, белешмә һәм матур әдәбият бүләк ителде. Укучылар санына чагыштырмача бүләк ителгән китаплар саны буенча җиңүче муниципаль районнар исемлеге ачыкланды:
- Яңа Чишмә районы – 4 638 китап бүләк ителде (укучылар саны - 1 496);
- Лаеш районы – 8 394 китап бүләк ителде (укучылар саны – 3 527);
- Саба районы – 7 474 китап бүләк ителде (укучылар саны – 3 588);
-Иң күп китап бүләк итүче мәктәп: Лаеш районы Атабай урта мәктәбе, директоры: Хөсәенов Альберт Хәмит улы - 3 342 китап;
-Иң күп китап бүләк итүче - «Рухият» ПАҖ «Татнефть», башкарма директоры: Шәйхетдинова Флюра Абылмагдан кызы - 2 221 китап.