Мәктәпкәчә белем бирүдә иң яхшы модель конкурсында Татарстаннан өч проект җиңеп чыкты

2015 елның 27 октябре, сишәмбе
Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпкәчә белем бирүдә иң яхшы модель конкурсы җиңүчеләрен игълан итте. Әлеге бәйгедә барлыгы  Россиянең 36 төбәге катнашкан. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының берьюлы өч проекты җиңүче дип  табылган. Алар - Бөгелмә шәһәренең 38нче номерлы балалар бакчасы әзерләгән "В детский сад с радостью" проекты, Казан шәһәре Киров районында урнашкан  88нче балалар бакчасының "Поплавок" проекты һәм Әлмәт шәһәренең 50нче номерлы "Ләйсән" балалар бакчасы әзерләгән "Служба ранней помощи" проекты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International