Россия Федерациясе халыклары телләрендә фәнни-гамәли конференция һәм укулар үткәрү турында

2015 елның 27 октябре, сишәмбе
Иртәгә, 2015 елның 28 октябрендә, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында Россия Федерациясе халыклары телләрендә укучыларның фәнни-гамәли конференциясе һәм укуларының йомгаклау этабы үткәрелә.
Конференциянең беренче турында барлыгы 597 укучы катнашты, шуларның 94е финалга чыкты. Иң актив катнашучы укучылар Татарстан, Башкортостан, Мордовия, Чувашия, Удмуртия республикалары, Ульяновск өлкәсе һәм Пермь краеннан булды.
Конференциянең йомгаклау этабында финалистлар үз проектларын рус, татар, чуваш, удмурт, башкорт, мордва, мари телләрендә яклаячак. Әлеге чарада, укучылар һәм укытучылардан тыш, галимнәр, хакимият органнары, милли-мәдәни автономия вәкилләре һәм җәмәгатьчелек катнашуы көтелә. Иң яхшы эш авторларына I, II, III дәрәҗәдәге дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Барлык катнашучыларга сертификатлар биреләчәк, Казан буйлап экскурсия тәкъдим ителәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International