Россиядә МИСиС университты базасында ясалма интеллектны өйрәнү буенча бердәм үзәк төзелгән, ул "Интеллектуаль автоном системалар үзәге" дигән рәсми исем алган.
Проектта катнашучылар һәм инвестордашлар арасында - РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, "КАМАЗ" (билгеле булганча, пилотсыз йөк машиналары җитештерергә ниятли), "Татнефть", "Союз-Агро", төрле тану системаларын эшләү белән шөгыльләнгән "Cognitive Technologies" компаниясе. 2018 елга кадәр әлеге үзәкне финанслау якынча 1 млрд сумга җитәргә мөмкин.
МИСиС вәкиле Наталья Селищева сүзләренчә, "Интеллектуаль автоном системалар үзәге" ясалма акыл өлкәсендә техник эшләнмәләр, шулай ук робот техникасын ясау өчен кирәк булган перспективалы металл кушылмалар һәм эретмәләр консолидацияләр дип ниятләнә.
"Интеллектуаль автоном системалар үзәге" алдагы елларда робот техникасы, бионика, когнитив технология, биометрика һәм башкаларны өйрәнү белән шөгыльләнәчәк