Мәктәп укучылары өчен Россия буйлап мәдәни-агарту маршруты кысаларында Тукай районының утыз мәктәп укучысы педагоглар җитәкчелегендә күптән түгел Санкт-Петербургта булып кайттылар. Әлеге сәяхәткә районыбызның төрледән-төрле фән олимпиадаларында, бәйгеләрдә катнашучы сәләтле балалар, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, әти-әнидән башка тәрбияләнүче ятим балалар барды. Эрмитажда үткән экскурсия дә аларга аеруча ошаган. Биредә балалар Бөек Ватан сугышы еллары турында бик күп кызыклы һәм гыйбрәтле яңа мәгълүмат ишетә алганнар.