Универсиада авылына яңа мэр билгеләнде

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе
Казанның Универсиада авылына бүген, 26 октябрьдә, яңа мэр билгеләнде – ул Илнур Рәхимов.

Бүген Казан каласы җитәкчелегенң “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин шул хакта игълан итте. Моңа кадәр И.Рәхимов “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” коммерциячел булмаган автоном оешмасының аккредитация департаменты директоры булган.

“Хәзер иң мөһиме – моңа кадәр юлга салынган катгый кагыйдәләрнең үтәлешен, сәламәт яшәү рәвешен, булган милекне саклау. Универсиада авылына – 5 ел, шулай да, ул өр-яңа кебек, ә бит анда студентлар яши. Бу исә моңарчы эшләгән җитәкче һәм Сез дә кергән команданың зур оештыру сәләте бәрабәренә ирешелде. Бу традицияләрне саклап, тагын да арттыруны сорыйм. Студентлар актив мәдәни һәм спортчан тормыш белән яши, һәм Сез керешкәч тә шулай булырга тиеш”, - дип Универсиада авылы мэрына мөрәҗәгать итте Казан мэры Илсур Метшин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International