Быел беренче мәртәбә Әлки районының беренче сыйныф укучылары халыкара тикшеренүдә катнаша. Әлеге тикшеренү беренче сыйныфка килүче балаларның гомуми әзерлек дәрәҗәсен ачыклау максаты белән оештырыла. Казанда махсус курсларда укып кайткан педагогларлар бу көннәрдә беренчеләр белән әңгәмә үткәрә. Мондый әңгәмәләр уку елы ахырында да уздырылачак. Бу тикшеренүдә республиканың сигез районы, ә бездә ун мәктәп катнаша.