Укытучылар көне бәйрәме уңаеннан, мәгариф хезмәткәрләре энергетикларның бер чарадан да читтә калмауларын белдерә.
Алар район күләмендә оештырылган хәйрия чараларында һәрвакыт башлап йөриләр. Укучыларны мәктәпкә әзерләүдә дә Идел буе электр челтәре хезмәткәрләре быел 64 мең сумнан артык акча җыйганнар. Ул беренче сыйныфка керүче нәниләргә уку әсбаплары һәм башка кирәк-ярак алуга сарыф ителгән.