Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Казанда «Вверх!» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр
2015 елның 27 октябре, сишәмбе
Бүген ТР Хөкүмәте йортында «Вверх!» алтынчы республикакүләм конкурсына йомгак ясалды. Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны игълан итүгә багышланган тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР ҮСК рәисе урынбасары Валентина Каменькова катнашты.
«Вверх!» республикакүләм конкурсы 2009 елдан алып ел саен ТР Яшьләр иҗаты академиясе белән ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан үткәрелә. 10-16 октябрьдә республиканың 9 муниципаль районыннан 42 яшь лидер кадрлар резервына керү хокукы өчен көрәште. Алар “Иҗади тәкъдим итү”, “Министрның яшь ярдәмчесе мөрәҗәгате”, “Министрлык матбугат хезмәте”, “Социаль проектны яклау”, шулай ук “Министрлык хезмәткәре вакантлы вазифасына әңгәмә” дип аталган конкурс этапларын уздылар. Бүген проект практикасына һәм Татарстан министрлыгында һәм ведомствосында стажировкага юллама алучыларның исемнәре игълан ителде.
Конкурсның башкаручы директоры Андрей Петухов сөйләвенчә, быел конкурста катнашу өчен Татарстанның 18 муниципаль районыннан 149 кеше гариза биргән. Алар арасыннан 42 кеше финалга чыкты, алар - вузлар һәм ссузлар студентлары, яшьләр.
“5 елда “Кадрлар резервы” проектын гамәлгә ашыру кысаларында без 1400 кешене өйрәттек. Алар 38 проект һәм социаль акцияләрне чынга ашырды. Бүген проектта катнашучылар хакимиятнең дәүләт һәм муниципаль органнарында эшиләр. 100 дән артык кеше җәмәгать берләшмәләрен җитәкләде, 50 дән артык резервист коммерция һәм сәнәгать секторларына эшкә юнәлде, 60 тан артык кеше мәгариф системасында эшли”, - дип билгеләп үтте Андрей Петухов.
Финалга чыгучыларны чарада ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев котлады. Ул республикада “яшьләрдә мөмкин кадәр иртәрәк лидерлык сыйфатларын ачыклау һәм аларны үстерү мөмкинлеге бирү өчен барысы да эшләнелүе”нә игътибарны юнәлтте. Бу юнәлештә эш мәктәптән үк башлана. “Яшьләрнең 1 нче курстан ук студент тормышына кереп китү мөмкинлеге бар, ул – студсовет, КВН, спорт, җәмәгать эшләре. Шул ук вакытта яшьләр парламентаризмы элементы. Болар барысы да җаваплылык һәм аралашуның башка дәрәҗәсен бирә. Безнең төп бурыч – муниципаль һәм дәүләт хезмәтенә, эшмәткәрлеккә кадрлар әзерләү”, - дип ышандыра Шәйхразиев.
ТР Премьер-министры урынбасары җиңүчеләрне бүләкләүдә дә катнашты.
“Сезнең һәрберегез талантлы һәм аны шундый конкурсларда үстерү мөһим”, - диде ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов. “Һәрвакыт алга һәм югарыга омтылыгыз”, - дип теләде ул һәм министрыкның Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
Моннан тыш, бүгенге тантанада конкурсның сайлап алу турыннан кала, “Кадрлар резервы” республикакүләм проектында һәм “Политзавод” проектында катнашу өчен сертификатлар тапшырылды.
Искәртеп үтик: 26 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, “Политзавод” проекты сайтына 300 чамасы заявка килгән. Проектны “Бердәм Россия” БСП ТТБ, “Бердәм Россия”нең Яшь гвардия” Татарстан штабы һәм “ТР Иҗади яшьләр академиясе” Төбәк иҗтимагый оешмасы гамәлгә куя.
“Бердәм Россия” партиясенең төбәк Башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев “Политзавод” проектының актив этабы башлануын белдерде.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Казан укучылары Тайваньда узган халыкара робототехника чемпионатында көмеш медаль яуладылар
«СОлНЦе» мәктәбе укучылары Иван Поликарпов, Святослав Душин, Мурад Минһаҗев һәм 131 нче лицей укучысы Кәрим Вафин FIRA Asia-2026 халыкара чемпионатының көмеш призерлары булдылар.
29
апрель, 2026 ел
Татарстанда «Авыл укытучысы» программасы буенча түләүләргә 12 млн сум акча бүленәчәк
Татарстан Республикасында 2026 елда авыл җирлекләренә һәм кечкенә шәһәрләргә эшкә килүче укытучыларга бертапкыр түләү өчен 12 млн сум акча каралган.
Яр Чаллыда татар телендә «Ябалак» республика комплекслы предмет олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр
2026 елның 25 апрелендә Яр Чаллы шәһәренең 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында татар телендә «Ябалак» республика комплекслы предмет олимпиадасы узды.
Татарстан Республикасының мәктәп китапханәләре бөтенроссия дәрәҗәсендә иң яхшысы дип танылды
23 апрельдә Мәскәүдә «Школьная библиотека как центр притяжения: роль библиотеки в создании развивающей среды образовательной организации» бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз