Казанда тарих һәм җәмгыять белеме дәресләре укытучылары Форумы узды
2015 елның 28 октябре, чәршәмбе
2015 елның 27 октябрендә Казанда тарих һәм җәмгыять белеме дәресләре укытучылары Форумы узды. Чарада республиканың тарих, җәмгыять белеме, дин мәдәнияты һәм дөньяви этика нигезләре дәресләрен алып баручы 400дән артык укытучы катнашты. Форумда катнашучылар ватан тарихы буенча яңа укыту-методик комплекс концепциясенә туры китереп тарих дәресен укытуның үзенчәлекләре, тарихи белем бирүнең яңа эчтәлеккә һәм төзелешкә күчү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
23 апрельдә Мәскәүдә «Школьная библиотека как центр притяжения: роль библиотеки в создании развивающей среды образовательной организации» бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.