Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
КФУда “Время новых идей” белем бирү проекты гамәлгә ашырыла
2015 елның 28 октябре, чәршәмбе
Бүген Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтында (К.Маркс урамы, 74) “Время новых идей” белем бирү проектын ачу тантанасы уздырылды.
“Novartis” биомедицина тикшеренүләре институтының (NIBR) әйдәп баручы галимнәре һәм экспертлары катнашында лекцияләр һәм фәнни-гамәли семинарлар циклы, Россиянең мәгариф һәм фән өлкәсендәге учреждениеләре белән берлектә, өченче ел рәттән оештырыла. 2013 һәм 2014 елларда әлеге белем бирү проекты, аерым алганда, Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләрендә үткәрелгән. Быел исә “Время новых идей” проекты партнеры буларак КФУ сайланган. Татарстанның профильле югары уку йортларында белем алучы өлкән курс студентларын, аспирантларны, белгечләрне укытуга юнәлтелгән лекцияләр һәм семинарлар 30 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Тантанада катнашучыларны КФУның мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Дмитрий Таюрский сәламләде. Ул билгеләп узганча, бүген Казан федераль университетында медицина белеме бирү юнәлеше, озак еллардан соң, кабат торгызылды. “КФУ эшчәнлек алып бара торган өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып биомедицина һәм фармацевтика санала, уку йортында трансляцион медицина өлкәсендәге тикшеренүләргә аерым игътибар бирелә”, – дип сөйләде проректор. Ул белем бирү проекты кысаларында югары уку йорты базасында үткәреләчәк лекцияләрнең һәм семинарларның студентлар, аспирантлар өчен гаять файдалы булачагына ышаныч белдерде һәм бүген КФУ, аерым алганда, Фундаменталь медицина һәм биология институты алдына Россия фармацевтика сәнәгатен үстерү юнәлешендә дәүләт бурычлары куелуын искәртеп, бүген гамәлгә ашырыла башлаган проектны әлеге бурычларны үтәүгә бер адым буларак бәяләде. Аның яшьләргә фармокология юнәлешендә инновацион препаратлар җитештерүнең яңа ысуллары белән танышу мөмкинлеге булдыруын ассызыклады.
КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты директоры Андрей Киясов үзенең чыгышында КФУда трансляцион медицинаны үстерү буенча башкарыла торган эшләр турында бәян итте. Иң элек ул Казан университетында медицина белеме тарихы этапларына тукталды, аерым алганда, 1814 елда Казан император университетында медицина факультетына нигез салынуы, Казан медицина фәненең “алтын чоры” XIX гасырның II яртысы – XX гасыр башына туры килүе, узган гасырның 30нчы елларында исә совет хакимияте тарафыннан күп кенә профильле факультетларның классик университетлар составыннан чыгарылуы, нәтиҗәдә, Казан дәүләт медицина университеты барлыкка килүе турында сөйләде. Андрей Киясов әйтүенчә, трансляцион тикшеренүләр инде ул чакта ук үткәрелгән. Казан университеты профессоры, Россиядә гематологиягә нигез салган, канның күзәнәк элементларын тикшерү өчен Горяев камерасын тәкъдим иткән Николай Горяев хезмәтләре моңа дәлил булып тора. “Бүген дә КФУда трасляцион медицинаны үстерү юнәлешендә эшчәнлек алып барыла, моның өчен кирәкле инфраструктура булдырыла. Аерым алганда, сәламәтлек саклау учреждениеләре – Республика клиник хастаханәсе, Казанның 2нче ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе базасында университет клиникалары эшли. Моннан тыш, уку йорты базасында, Япониянең “РИКЕН” фәнни-тикшеренү үзәге белән берлектә, Россиядә беренче IT-клиника булдыру өстендә эш алып барыла. Клиника киләсе елның гыйнварыннан эшли башлар дип көтелә. Инде бүген үк анда трансляцион медицина тикшеренүләре өчен мәйданчыклар бар”, – дип сөйләде Андрей Киясов.
Югарыда телгә алган проект кысаларында катнашучылар ген һәм күзәнәк препаратлары җитештерүнең фәнни һәм гамәли аспектлары, клиник тикшеренүләрнең башлангыч фазалары, трансляцион медицина, клиник фармокология һ.б. актуаль мәсьәләләр турында фикер алышыр, презентацияләр эшләү күнекмәләрен камилләштерер дип планлаштырыла.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Казан укучылары Тайваньда узган халыкара робототехника чемпионатында көмеш медаль яуладылар
«СОлНЦе» мәктәбе укучылары Иван Поликарпов, Святослав Душин, Мурад Минһаҗев һәм 131 нче лицей укучысы Кәрим Вафин FIRA Asia-2026 халыкара чемпионатының көмеш призерлары булдылар.
29
апрель, 2026 ел
Татарстанда «Авыл укытучысы» программасы буенча түләүләргә 12 млн сум акча бүленәчәк
Татарстан Республикасында 2026 елда авыл җирлекләренә һәм кечкенә шәһәрләргә эшкә килүче укытучыларга бертапкыр түләү өчен 12 млн сум акча каралган.
Яр Чаллыда татар телендә «Ябалак» республика комплекслы предмет олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр
2026 елның 25 апрелендә Яр Чаллы шәһәренең 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында татар телендә «Ябалак» республика комплекслы предмет олимпиадасы узды.
Татарстан Республикасының мәктәп китапханәләре бөтенроссия дәрәҗәсендә иң яхшысы дип танылды
23 апрельдә Мәскәүдә «Школьная библиотека как центр притяжения: роль библиотеки в создании развивающей среды образовательной организации» бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз