Чирмешән мәктәпләрендә ату тирлары яңача җиһазланачак

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе
Чирмешән районында озакламый мәктәпләрнең тормыш иминлеге нигезләре кабинетлары, ату тирлары яңача җиһазланачак.

Быелгы уку елы алдыннан махсус комиссия урта мәктәпләрнең укыту-матди базалары торышын тикшергән. Нәтиҗәдә, тормыш иминлеге нигезләре кабинетларының, ату тирлары һәм спорт шәһәрчекләренең җиһазланышы заман таләпләренә җавап бирми икән. Бу проблеманы хәл итү өчен средстволар табуда район башлыгы Фердинат Дәүләтшин конкрет ярдәм күрсәтә.

Предмет кабинетлары өчен уку һәм күрсәтмә ярдәмлекләр, Ижевскидан 25 пневматик винтовка алдырылачак. Мәктәпләрнең подвал өлешендә, тиешенчә үзгәртеп корганнан соң, ату тирлары урнаштырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International