Урыссуда мәктәп янында 88 нарат утыртылды

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе
“Агач утырт” акциясе кысаларында Урыссудагы 4 нче мәктәп янында 88 нарат агачы утыртылды. Татарстан Президенты тарафыннан игълан ителгән Парклар һәм скверлар елы кысаларында уздырылган акцияне тормышка ашыруда барлык укучылар, аларның әти-әниләре, педагоглар һәм уку йортының административ хезмәткәрләре – барлыгы йөздән артык кеше катнашты. Алар чокырчыклар казыды, анда агач үсентеләрен утыртты һәм бәләкәй наратларга су сипте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International