Энгель Фәттахов Удмуртия Республикасында Татар мәгарифе көннәрендә катнашты
2015 елның 30 октябре, җомга
29 октябрьдә ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе Удмуртия Республикасында Татар мәгарифе көннәрендә катнашты. Энгель Фәттахов Татарстан Республикасы мәгариф системасы һәм Россия Федерациясе төбәкләре белән мәгариф өлкәсендә алып барган эшчәнлек хакында доклад белән чыгыш ясады. Удмуртия Республикасында татар этнокультура мәгарифе торышы һәм үсеш перспективалары белән Удмуртия Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Лариса Пластинина таныштырды. Пленар утырышта шулай ук Удмуртия Республикасы Мәгариф һәм фән министры Алексей Мирошниченко да катнашты. Утырыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Моннан тыш, бүген делегация әгъзалары Ижевск шәһәре мәктәпләре һәм балалар бакчаларында булачак, мастер-классларда катнашачак, Удмуртиядәге татар җәмәгатьчелеге белән очрашачак.
2 апрель көнне, Мәскәү халыкара мәгариф салоны мәйданчыгында Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова педагогик кадрларның фәнни потенциалын арттыру буенча республика тәҗрибәсен тәкъдим итте.