Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
“Татарстан студентлары күрке” конкурсында республика вузларында белем алучы 150ләп кыз катнашуы көтелә
2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе
Казанда беренче мәртәбә “Татарстан студентлары күрке” (“Краса студенчества Татарстана”) сәләтлелек, нәзакатьлелек һәм артистлык осталыгы конкурсы уздырыла.
Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә Казан каласы Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов, “Россия яшьләре берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасы Нестан Читая һәм “Россия студентлар күрке – 2014” конкурсында “Идел буе федераль округы студентлары күрке” исеменә лаек булган Руфинә Рәхимова тәфсилләбрәк сөйләде.
Сергей Миронов билгеләп узганча, “Татарстан студентлар күрке” конкурсы кызларның тышкы кыяфәте генә түгел, иң беренче чиратта, эчке дөньясы матур булырга тиеш икәнлеген күз уңында тота, аларның иҗади сәләтен, интеллектуаль дәрәҗәсен бәяләү мөмкинлеге булдыра. Анда Татарстан югары уку йортларында “яхшы”дан түбән булмаган билгеләргә укучы һәм академик бурычлары булмаган 18 яшьтән 25 яшькәчә студент яки аспирант кызлар катнаша ала. Шулай да, конкурста катнашу өчен кызларның тышкы кыяфәтенә карата да таләп бар – аларның буе 170 см-дан түбәнрәк булмаска тиеш.
Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе искәртүенчә, “Россия студентлары күрке” сәләтлелек, нәзакатьлек һәм артистлык осталыгы конкурсы Татарстан башкаласында былтыр 21-24 ноябрьдә беренче тапкыр оештырылды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 50дән артык кыз катнашты, Новосибирск гүзәле Анастасия Клименко исә җиңүче дип табылды. “Былтыр конкурс шактый югары дәрәҗәдә узды. Казан, Татарстан данын яклаган кызлар лаеклы урыннар яулады. Бу тәҗрибә быел “Татарстан студентлар күрке” конкурсын оештыруда ярдәм итә”, – дип, фикерләре белән уртаклашты Сергей Миронов. Аның сүзләренчә, бәйгедә республика вузларыннан 150ләп кыз катнашыр дип көтелә. Анда катнашуга гаризалар 20 октябрьдә кабул ителә башлаган һәм ул 5 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Моның өчен molkaz.ru/krasastudrt cайтында анкета тутыру зарур. Бүгенгә җәмгысе 30лап кыз бәйгедә катнашырга теләк белдергән, шулардан 15е – Казаннан, 15е – Татарстанның Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән шәһәрләреннән.
Конкурс берничә этапта үткәрелә. Аерым алганда, 5-10 ноябрьдә булачак беренчел сайлап алу этабын уңышлы узган кызлар 13 ноябрьдә дефиледа катнашачак һәм үзләрен үзләре презентацияләчәк. Бу өлештә иң яхшылары дип табылганнары 15 ноябрьдә иҗади номерлар белән чыгыш ясар дип көтелә. Әлеге этапта уңышка ирешүчеләр финалга уза. 21-23 ноябрьдә кызлар төрле мастер-классларда, социаль акцияләрдә катнашыр, матур итеп атлау серләренә төшенер, иҗади номерларын камилләштерер дип планлаштырыла.
Конкурсның финалы һәм гала-концерты 25 ноябрьгә билгеләнгән. Анда җиңгән кызга “Татарстан студентлар күрке” титулы һәм таҗы, шулай Татарстан данын “Россия студентлары гүзәле” (“Мисс студенчества России”) бәйгесендә яклау хокукы, кыйммәтле бүләкләр тапшыру күздә тотыла.
Кызларны кемнәр бәяләчәк, дигән сорауга Нестан Читая: “Жюри әгъзалары буларак матурлык конкурслары уздыру юнәлешендә күп еллар хезмәт куйган экспертлар белән беррәттән, кызларның матурлыгын, иҗади сәләтләрен лаеклы дәрәҗәдә бәяли алачак хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар вәкилләрен һәм башкаларны чакыру ниятләнә. Аларның төгәл исемлеге соңрак игълан ителәчәк”, – дип җавап бирде.
Сергей Миронов исә: “Жюри исемлегенә эләгергә теләүчеләр шулкадәр күп ки, без алар арасында аерым конкурс уздырырга ниятләп торабыз”, – дип шаяртты.
Шуны да билгеләп үтик: конкурсны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, “Россия яшьләр берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасы, “Казан яшьләре” җирле Казан иҗтимагый оешмасы һәм ТР вузлары администрацияләре оештыра.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Илсур Һадиуллин: Алгарыш проектлар технологияләре һәм матди стимуллар һөнәрне дәрәҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк
1 апрель көнне, Казанның "Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл" полилингваль комплексы базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын күтәрүдә алдынгы проектлар технологиясе" темасына киңәйтелгән коллегиясе узды.
Татарстан укучылары - немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар арасында
28 марттан 2 апрельгә кадәр Псковта немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы узды.
ТР МҮИ(ИРО) ректоры Людмила Ногманова МәскәүдәТатарстанның педагогик кадрларын әзерләү системасын тәкъдим итте
2 апрель көнне, Мәскәү халыкара мәгариф салоны мәйданчыгында Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова педагогик кадрларның фәнни потенциалын арттыру буенча республика тәҗрибәсен тәкъдим итте.
Татарстан һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә белем алуга сакчыл технологияләр кертү турында өч яклы килешүгә кул куйды
2026 елның 31 мартында Оренбургта, Идел буе федераль округы мәгариф системасында хезмәт җитештерүчәнлеге буенча округ киңәшмәсе кысаларында, Татарстан Республикасы вәкилләре Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз