1 ноябрь көнне 11.00дә Иннополис университетында “Федераль дәүләт мәгариф стандартларын гамәлгә ашыру шартларында төп һәм өстәмә белем бирүдә IT-компетенцияләрне үстерү” темасына фәнни-гамәли конференция була.
Фәнни чара Татарстанның төп һәм өстәмә белем бирү оешмаларының яңа мәгълүмати технологияләрне, робот техникасын үстерү, аларны укыту процессына кертү белән шөгыльләнүче җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләре өчен, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Иннополис университеты һәм Мәктәптән тыш эшләү республика үзәге тарафыннан оештырыла.
Конференциядә катнашучылар “IT-белем бирүдә проект эшчәнлеге”, “IT- компетенцияләрне үстерү өчен педагог инструментарийлары”, “IT-компетенцияләрне формалаштыру максатыннан, мәгариф киңлеген оештыру” дигән секцияләрдә чыгыш ясар дип көтелә.