“Кадр резервы” Республика проекты кысаларында 1,4 мең яшь кеше үзенең белемнәрен арттырган

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе
6 ел дәвамында “Кадр резервы” Республика проекты кысаларында 1,4 мең яшь кеше үзенең белемен арттырган. Алар барлыгы 38 эре һәм 1,2 мең социаль акцияләр гамәлгә ашырган.
Әлеге проектта катнашучыларның 50гә якыны хакимият органнарында, 60 лап кеше сәнәгать һәм коммерция юнәлешендә, шул кадәр үк кеше мәгариф өлкәсендә, 100 дән артык егет һәм кыз иҗтимагый проект җитәкчесе буларак эшкә билгеләнгән. Моннан тыш, 80 ләбе республика һәм халыкара конкурсларда җиңү яулаган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International