Иннополис университетына яңа директор билгеләнде

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе
Иннополис университетына яңа директор билгеләнде. IТ-вузны Кирилл Семенихин -  "Microsoft"ның Россиядәге төбәк директоры, Директорлар советы әгъзасы җитәкләде. Әлеге компаниядә ул 11 ел эшләгән.

Шушы вазифада оешкан көннән алып уку йортын җитәкләгән һәм хәзер вузның күзәтү советы әгъзасы булган Дмитрий Кондратьевны алмаштырды ул. Аңа, Университет директоры сыйфатында административ-хуҗалык өлешен үстерү белән беррәттән, вузның иганәчеләре һәм партнерлары белән дә эшләргә дә туры киләчәк.

Директор вакансиясенә конкурс ачылу 9 сентябрь көнне игълан ителгән, 12 көндә 20дән артык гариза алынган. Аттестация комиссиясе 2 кандидатны сайлап алган. Алар вузның стратегиясен һәм өчьеллык эш планын әзерләгән. Яңа директор кандидатурасы 25 сентябрьдә күзәтү советы утырышында тавыш бирү нәтиҗәсе буенча гамәлгә куючы тарафыннан расланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International