"Россия ел тәрбиячесе-2015" бәйгесе финалында Татарстан тәрбиячесе дә катнаша

2015 елның 17 ноябре, сишәмбе

2015 елның 16 ноябрендә Мәскәү өлкәсе Мытищи шәһәрендә "Россия ел укытучысы-2015" IV Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең финал чаралары башланып китте. Бәйгедә Татарстан Республикасыннан Бөгелмә шәһәренең "Журавушка" дип аталган 14нче прогимназиясе тәрбиячесе Людмила Барабошкина катнаша. Конкурсантлар "Педагогик брифинг"та катнашачак, балалар катнашында ачык дәресләр күрсәтәчәк, ә иң яхшылары дип табылган ун тәрбияче "Мастер-класс" үткәрәчәк һәм "Һөнәри  сөйләшү" дип аталган ток-шоуда катнашачак.

"Ел тәрбиячесе-2015" конкурсы  финалында Россия Федерациясенең 65 регионыннан иң яхшы тәрбияче көч сынаша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International