Баулыда Татарстанның мәгариф системасын кадрлар белән тәэмин итү турында фикерләшәләр

2015 елның 17 ноябре, сишәмбе

Бүген Баулыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышы була. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәтахов, муниципаль мәгариф идарәләре җитәкчеләре, аларның укыту-методик эш буенча урынбасарлары, кадрлар һәм аттестация мәсьәләләренә кураторлык итүче белгечләр катнашачак.

Пленар утырышта катнашучылар ТР мәгариф системасын кадрлар белән тәэмин итү, педагогның һөнәри эшчәнлек стандартын этаплап кертү шартларында педагогик белем бирүне модернизацияләү проблемалары турында фикер алышырга, Баулы районының кадрлар сәясәте өлкәсендәге тәҗрибәсе белән танышырга җыена. Шулай ук 11 нче сыйныф укучыларын педагогик юнәлешле белгечләр буенча максатчан кабул итүгә юнәлдерү мәсьәләләре турында да фикер алышу күздә тотыла.

Коллегиядә катнашучылар Баулы муниципаль районы белем бирү учреждиеләрендә булырга, тренинг, мини-педсоветларда катнашырга, "Мәктәп дәресләрдән соң" күргәзмәсе белән танышырга ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International