Баулыда Татарстанның мәгариф системасын кадрлар белән тәэмин итү турында фикерләштеләр

2015 елның 20 ноябре, җомга

18 ноябрьдә Баулыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышы узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәтахов, муниципаль мәгариф идарәләре җитәкчеләре, аларның укыту-методик эш буенча урынбасарлары, кадрлар һәм аттестация мәсьәләләренә кураторлык итүче белгечләр катнашты.

Пленар утырышта катнашучылар ТР мәгариф системасын кадрлар белән тәэмин итү, педагогның һөнәри эшчәнлек стандартын этаплап кертү шартларында педагогик белем бирүне модернизацияләү проблемалары турында фикер алышты, Баулы районының кадрлар сәясәте өлкәсендәге тәҗрибәсе белән танышты. Шулай ук 11 нче сыйныф укучыларын педагогик юнәлешле белгечләр буенча максатчан кабул итүгә юнәлдерү мәсьәләләре турында да фикер алышты.

Коллегиядә катнашучылар Баулы муниципаль районы белем бирү учреждиеләрендә булды, тренинг, мини-педсоветларда катнашты, "Мәктәп дәресләрдән соң" күргәзмәсе белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International