Казан шәһәренең А.Алиш исемендәге балалар иҗаты сарае "2015 елның иң яхшы балаларга өстәмә белем бирү оешмасы" конкурсы лауреаты булды. Ә балалар иҗаты сарае директоры Елена Габитова 2015 елның иң нәтиҗәле җитәкчесе дип табылды. Бу хакта 2015 елның ноябрь аенда Санкт-Петербург шәһәрендә үткәрелгән "Балаларны тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү үсеше перспективалары" дип аталган II Бөтенроссия конференциясендә билгеле булды. Конференция кысаларында балаларга өстәмә белем бирү оешмалары арасында узган һөнәри осталык конкурсына йомгак ясалды.