Ульян шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының III съезды үтте

2015 елның 20 ноябре, җомга

19 ноябрьдә Ульян шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының III съезды үтте. Съезд эшендә төбәк губернаторы Сергей Морозов, Мәгариф һәм фән министры Екатерина Уба белән беррәттән Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашты.

Әлеге чарада төрле темаларга багышланган иҗади мәйданчыклар һәм мастер-класслар үтте. Фойеда укыту-методик әсбаплары, татар милли костюмнары һәм кулланма сәнгать күргәзмәсе оештырылды. Съездның пленар утырышында Ульян өлкәсендә милли мәгариф, Россия Федерациясе регионнары белән хезмәттәшлек, укытучыларның квалификациясен күтәрү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International