«Шәҗәрәләр – нәсел агачы» исемендәге II төбәкара фәнни –гамәли конференцияcе

2015 елның 20 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә һәм 2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру, республика мәктәпләрендә әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү, тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, татар халкы теленә, тарихына кызыксыну уяту, күренекле шәхесләренең иҗатын барлау, өйрәнү, пропагандалау максатында гомуми белем оешмалары укучылары өчен 2015 нче елның 19 нчы  ноябрендә «Шәҗәрәләр-нәсел агачы» исемендәге II төбәкара фәнни –гамәли конференция  үткәрелде.

«Шәҗәрәләр-нәсел агачы»  исемендәге фәнни–гамәли конференциягә Россия төбәкләреннән, Татарстан  районнарыннан  татар халкының әдәби мирасы белән кызыксынган, шушы юнәлештә эзләнү эшләре алып барган  укучылар катнашты. I турга республикабыз районнары  һәм Рәсәй төбәкләре укучыларыннан 192 фәнни эш кабул ителде.

 Фәнни-гамәли конференциядә  Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Буа муниципаль районы башкарма комитеты, Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты, Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе вәкилләре,  шулай ук Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчесе Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинова, Татарстан Республикасы  Язучылар берлеге  әгъзасы, драматург һәм прозаик, «Безнең мирас» журналының пропаганда бүлеге җитәкчесе Рәдиф Нәҗип улы Сәгъдиев,  Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәес кызы Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе,  «Болгар», «Әнием» фондлары җитәкчесе урынбасары Рәмзия Дәүләт кызы Галләметдинова, башлыгы  Илгиз  Фәрит  улы Ханбиков, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фонды директоры Миләүшә Хафиз кызы Гайфуллина катнашты.          

Конференция кунаклары һәм катнашучылары өчен мәктәпнең Ренат Харис исемендәге «Сәнгатьне күрү» музеенда экскурсия оештырылды. Музей җитәкчесе Гөлнур Хәлил кызы Айзетуллова бик мавыктыргыч итеп музей оешу тарихы белән таныштырды һәм Р.Харис тормышыннан кызыклы вакыйгалар сөйләп үтте. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен Р.Харис иҗаты буенча мастер-класс үткәрде.

Конференциядә жиңү яулаган укучыларны котлау алдыннан  Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең укучыларыннан торган иҗат коллективлары чыгыш ясады.      

     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International