2015 нче елның 19-20 нче ноябрь көннәрендә Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжы базасында ел саен үткәрелеп килә торган “Татар кызы – 2015” республика бәйгесе узды. Биредә республикабызның төрле һөнәри уку йортларыннан – техникум һәм колледжлардан килгән 35 студент кыз – татар милләтенең иң күркәм вәкилләре үзара көч сынашты.
Кызлар күп төрле сынаулар аша үттеләр: татар әдипләренең әсәрләреннән алынган өзек буенча эшләнгән театр постановкасы сыйфатындагы визит карточкасын күрсәттеләр, татар халкының тарихи үткәнен-бүгенгесен, татар әдәбиятын һәм мәдәниятен, милләтебезнең күренекле вәкилләрен яхшы белүләрен ачыклауны максат итеп куйган тест эшләделәр.
Беренче көн нәтиҗәләре буенча, финалга түбәндәге студентлар уздылар:
Эльвира Гыйлаҗиева – Түбән Кама педагогия колледжы;
Айгөл Миңһаҗева – Бөгелмә һөнәри-педагогия колледжы;
Раилә Мөдәррисова – Әлмәт политехник техникумы;
Айназ Зарипова – Лениногорск музыка-рәсем педагогия колледжы;
Алинә Насыйбуллина – Апас аграр колледжы;
Рания Галәлетдинова – Казан информацион технологияләр һәм элемтә техникумы;
Алия Хаҗиева – Яр Чаллы педагогия колледжы;
Ралия Низамиева – Казан педагогия колледжы;
Илүсә Мөхәммәтгалиева – Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия колледжы;
Айзилә Ярмөхәммәтова – Түбән Кама техник колледжы;
Финалга үткән кызлар татар хатын-кызларының милли киемнәрен, бизәнү әйберләрен, аларның тарихын, кулланылу һәм тегелү-бизәлү үзенчәлекләрен яхшы белүләрен; хуҗалык эшләренә дә оста булуларын, шулай ук җыр-биюгә һәм нәфис сүз сөйләүгә сәләтле икәнлекләрен күрсәттеләр. Бәйгенең барлык нәтиҗәләре буенча компетентлы жюри түбәндәге кызларны җиңүчеләр дип билгеләде:
|
№ |
Финалистның фамилиясе, исеме |
Уку йорты |
Призлы урын |
|
1 |
Галәлетдинова Рания
|
ДБҺБУ «Казан информацион технологияләр һәм элемтә техникумы» |
1 |
|
2 |
Низамиева Ралия |
ДАҺБУ «Казан педагогия колледжы» |
2 |
|
3 |
Мөхәммәтгалиева Илүсә
|
УҺБДАМУ “Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия колледжы” |
3 |
|
4 |
Ярмөхәммәтова Айзилә
|
ДАҺБУ “Түбән Кама техник колледжы” |
“Зирәк кыз” номинациясе
|
|
5 |
Хаҗиева Алия
|
ДАҺБУ “Яр Чаллы педагогия колледжы” |
“Сүзгә оста кыз” номинациясе
|
|
6 |
Насыйбуллина Алинә
|
ДБҺБУ «Апас аграр колледжы» |
“Ягымлы кыз” номинациясе |
|
7 |
Зарипова Айназ |
ДАҺБУ «Лениногорск музыка-рәсем педагогия колледжы» |
“Талантлы кыз” номинациясе |
|
8 |
Мөдәррисова Раилә |
ДАҺБУ «Әлмәт политехник техникумы” |
“Уңган кыз” номинациясе |
|
9 |
Миңһаҗева Айгөл |
ДБҺБУ «Бөгелмә һөнәри-педагогия колледжы» |
“Зыялы кыз” номинациясе
|
|
10 |
Гыйлаҗиева Эльвира
|
ДАҺБУ «Түбән Кама педагогия колледжы» |
“Җитез кыз” номинациясе |