2015 нче елның 18 нче ноябрендә Татарстанның халыклар Дуслыгы Йортында Татарстан Республикасының күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонетлы мәктәп укучылары фестивале үтте.
Көннең беренче яртысында фестивальдә каташучылар “Хореография”, “Вокал” һәм “Халык иҗаты” номинацияләрендә көч сынашты. Көннең икенче яртысында иң яхшы чыгышлардан гына торган гала-концерт оештырылды. Йомгаклау этабында Спас, Яшел Үзән, Әлмәт, Балтач, Бөгелмә, Яңа Чишмә, Алексеевск, Менделеев районннары һәм Казан, Яр Чаллы шәһәре укучылары җиңүчеләр дип табылды.