Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе Төмән өлкәсендә узачак Татар мәгәрифе көннәрендә катнаша

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

2015 елның 25 һәм 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе Төмән өлкәсендә узачак  Татар мәгәрифе көннәрендә катнаша. Әлеге чара кысаларында узачак пленар утырышта катнашучыларны Тобольск шәһәре башлыгы Владимир Мазур сәламләде. Татарстан Республикасы һәм Төмән өлкәсе мәктәп директорлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре татар теле укытучыларының һөнәри осталыгын үстерүдә, ФГОС кертү шартларында аларның квалификациясен арттыруда  төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International