Сүзлек көне, Россия лексикографы Владимир Даль туган көне алдыннан, 23–27 ноябрьдә шәһәр һәм авыл мәктәпләре китапханәләрендә сүзлек дәресләре рәвешендә үткәрелә. Мәктәп китапханәләрендә сүзлекләр, энциклопедияләр, белешмәлекләр күргәзмәсе оештырыла, “Сүлекләр дөньясына сәяхәт”, “Белешмәләр патшалыгы–зирәк дәүләт” темаларына китапханә дәресләре үткәрелә. Укучыларның сүзлек культурасы мәгълүмати грамоталылык нигезләренең берсе булып тора.