Татарстан укучылары математикадан Бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнашачак

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

1-4 декабрьдә Россия Федерациясе регионнарыннан  мәктәп укучылары  "Плюс" дип аталган математика фәненнән онлайн-олимпиадада катнашачак.  Татарстан Республикасыннан әлеге олимпиадада 52 укучы көчен сынап карыячак.

Олимпиада башлангыч мәктәп, ягъни беренче, икенче, өченче һәм дүртенче сыйныф укучылары арасында үткәрелә. Олимпиада биремнәре балаларга аңлаешлы уен формасында бирелгән һәм стандарт булмаган фикерләү сәләтен арттыруга юнәлдерелгән.

Олимпиадада катнашу бушла. Интернетка чыгу мөмкинлеге булган заманча браузерлы компьютер яки планшетың булу да җитә. Катнашучыларны мәктәп укытучылары plus.olimpiada.ru сайтында терки ала.

Татарстанда олимпиада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Учи.ру интерактив платформасы ярдәмендә оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International