“Күркәм гаилә” республикакүләм бәйгесе финалы кысаларында “Авыл укытучысы – 2015” бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләре дә бүләкләнде

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Бүген, Казанда Халыклар дуслыгы йортында, “Күркәм гаилә” республикакүләм бәйгесе финалы барышында, “Мәгариф” журналы ТР Мәгарифне үстерү институты белән берлектә үткәргән “Авыл укытучысы – 2015” Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләре дә бүләкләнде.

2015 елның апреленнән октябрьгә кадәр барган бәйгенең абсолют җиңүчесе дип Лениногорск районы Куакбаш төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы Резедә Мөстәкыймова табылды. Икенче һәм өченче урыннарны “Мәгариф” журналының даими авторлары — Миләүшә Хафизова (Әтнә районы Иске Өҗем төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы) һәм Роза Кутуева (Алексеевскидагы Г.Боровиков исемендәге 3 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы) бүлеште.

Бүләкләү тантанасы вакытында “Мәгариф” журналы баш мөхәррире Илдар Миргалимов бәйгенең  авыл җирлегендә эшләүче педагоглар өчен махсус үткәрелүен билгеләп үтте. “Аларның намус белән күңел биреп эшләве нәтиҗәсендә, илебезнең киләчәк язмышы хәл ителә", - диде ул.

“Татмедиа” АҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов “Мәгариф” журналының заман сулышын тоеп эшләвен, мөгаллимнәргә якын булу өчен, барлык мөмкинлекләрдән файдалануын белдерде.

“Авыл укытучысы” бәйгесе, Татарстан һәм Россия төбәкләренең район үзәкләрендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә, бистәләрдә, авылларда белем һәм тәрбия бирүче уку йортларында педагогларда иҗадилык, прогрессив инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укыту процессында нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең профессиональ җәмәгатьчелек алдында абруен күтәрү максатыннан, “Мәгариф” журналы редакциясе тарафыннан оештырылды. Быел икенче тапкыр узган бәйгегә заманы өчен актуаль мәсьәлә - тәрбиягә кагылышлы юнәлеш сайлап алынды. “Мәгариф” журналы “Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү” темасына оештырган фикер алышуда ике йөзгә якын педагог катнашкан.

I этапта педагоглар “Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү” темасына ата-аналарга мөрәҗәгать яки ата-аналар җыелышында чыгыш ясау өчен текст үрнәге язып җибәрде. Әлеге этапта 200ләп педагог катнашты, 130 хезмәт “Мәгариф” журналының www.magarif-uku.ru адресы буенча урнашкан сайтында урнаштырылды. I этап 2015 елның 1 апреленнән 30 июненә кадәр оештырылды.

2015 елның 1 августыннан 31 августына кадәр дәвам иткән II этапка 130 эшнең 30ы чыкты. Аларның авторлары үзләре иҗат иткән дәреснең фрагментын язып җибәрергә тиеш иде. Эшләрне анализлаганда, жюри, иң беренче чиратта, дәрестә укытучының эш барышы белән идарә итүен, укучыларның яңа белем үзләштерүдә актив эшчәнлеген бәяләүне максат итеп куйды. Теманың, дәрес формасының, эш алымнарының төрлелегенә, яңалыгына да игътибар ителде.

II этапка килгән эшләрне бәяләүдә “Мәгариф” журналы редколлегиясе әгъзалары һәм Мәгарифне үстерү институты белгечләре катнашты. Нигезләмә таләпләренә туры китереп, иҗади, грамоталы язылган 10 эш сайлап алынды, һәм аларның авторлары “Авыл укытучысы – 2015” конкурсының III этабында катнашу хокукына ия булды.

 

Фото magarif-uku.ru сайтыннан алынды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International