“Бу авылдан китмәс идем”, – ди Әтнә районының Бәрәскә мәктәбендә физкультурадан белем бирүче Радик Шәрәфиев. Югыйсә Бәрәскә аның өчен туган авыл да түгел. Әлеге мәктәпкә Шашы авылына көн саен утыз чакрым араны узып килә егет. Кайсы ягы белән әсир иткән соң аны ул авыл?
Радик Казандагы Олимпия резервы училищесын, КФУның физкультура бүлеген тәмамлаган. Грек-рим, билбау көрәше буенча спорт остасы исеменә ия. Көрәш белән икенче сыйныфтан ук шөгыльләнә. Ә Бәрәскә мәктәбендә дүртенче елын укыта. “Мәктәбебездә һәр укучы нинди дә булса спорт төре буенча сәләтле. Аларның өметле күзләренә карыйм да, ярдәм итәсем килә. Китсәм, ярышларга кем әзерләр, дип уйлап куям”, – ди ул, укучыларны яратуын белдереп. Шулай да аны, таләпчән, диләр. Әгәр балалар чараларда турникта дөрес тартылмаса, күнегүләрне төгәл үтәмәсә, балларын кисәчәген алдан искәртеп куя. Башкача күнегүләрнең файдасы булмаячак. Укучылар белән хаталар өстендә эшләргә дә вакыт калдыра. Балалар бигрәк тә дәресләрнең кышкы урамда узуын көтеп ала. Чаңгыда, тимераякта шуып мәш киләләр. Яз җиткәндә дә: “Әйдә, абый, чаңгы шуабыз”, – диләр икән.
Бәрәскә мәктәбе хоккей буенча алдынгылыкны бирми. Бадминтон, футбол, татарча көрәш, кул көрәше буенча да сынатмыйлар. Кызлар мини-футбол белән мавыга. Район күләмендә узган чарада өченче урынны алганнар. Җәй көне яңа стадион төзелгәч, кызыксынулары тагын да арткан. Чирәмне кар капласа да, күңелләре һаман шунда тарта. Ярышлар мәсьәләсенә килгәндә, кайчак кызларны шоколад биреп тә юмаларга туры килә аңа. “Абый, шоколад бирсәгез, ярышка барам, бары яхшы урын гына алып кайтам”, – дип шаярта икән Рәзилә укытучы абыйсын. Чыннан да, сүзендә тора: теннис, бадминтон ярышларында беренче урынны алып кайта. Югары сыйныф укучыларының имтиханнарга әзерләнүе дә кайчак ярышларга бару өчен киртә булырга мөмкин. Бу очракта мәсьәләне мәктәп җитәкчелеге белән хәл итәргә туры килә. “Интернет заманы булгач, балаларның укуга омтылышлары азрак. Аларны кызыксындыра белергә кирәк. Шуңа күрә уеннарны мавыктыргыч итеп оештырырга тырышам”, – ди укытучы.
Балалар ГТО нормалары тапшыруның да авырлыгын күрмиләр. Физик тәрбия буенча уңышка ирешкәннәрне Сабантуйда бүләклиләр. Авыл җирлеге башлыгы да ярдәм итеп тора. “Ике ел элек ГТО кертелгәч, сәламәтлеге буенча махсус төркемнәрдә шөгыльләнүче балалар күп иде. 85 укучының нибары 43е генә әлеге нормативларны тапшырды. Хәзер балаларда ГТО бирү теләге арта бара. Һәркемнең күкрәк билгесе аласы килә. Шул ук вакытта аларның медицина күрсәткечләренең яхшыруы да күзәтелә. Турникта тартылу, озынлыкка сикерү, кыска арага йөгерү буенча проблемалар юк. Тик менә 1 чакрымга йөгергәндә хәлләре тиз бетә. Дәресләрне уздыру өчен спорт җиһазлары җитә”, – ди Радик Шәрәфиев.