Якшәмбе мәк­тәпләре хакында

2015 елның 20 ноябре, җомга

Республикада якшәмбе мәк­тәпләренең  саны утыз бишкә җитте һәм алар елдан-ел арта бара. Шулай да чын мәгънәсендә, җисеме дә мәк­тәп атамасына туры кил­гәне берәү, ул Казанда урнашкан. Калганнары аерым бү­лекләр булып этник культуралы мәк­тәпләрдә, мәдәният йортлары каршындагы түгә­рәк­ләр­дә эшли.Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова сүзлә­ренә караганда, әлеге мәк­тәп­ләр тел өйрәтү белән генә чикләнми, үз халкының йо­ла-гадәтләрен, сәнгать-мәдә­ниятен, тарихын өйрә­нүне дә күздә тота.

“Билгеле булганча, бездә 170тән артык милләт вәкиле яши. Әлбәттә, алар­ның барысына да мәк­тәптә үз ана телләрен өйрәтү мөмкин түгел. Әлеге бурыч якшәмбе мәктәп­ләре­нә йөк­ләнә. Узган ел аларда 19 халыкның теле өйрәнелсә, хәзер бу күрсәт­кеч 23кә җит­те. Исеменнән күренгәнчә, мәк­тәпләр күп­челек якшәм­бе көнне яисә кич белән эшли. Алар барысы да өстәмә белем бирү системасы кысаларында укыта. Монда эш­ләүче­ләрнең дә укытучы белеме булу шарт. Моннан тыш, мәктәп­ләрнең укыту программалары, эш план­нары Мәгариф ми­нист­рлы­гының күзәтүе астында”, – диде ул якшәмбе мәк­тәп­ләренә багышланган фес­ти­вальдә.

2020 елга кадәр исәп­ләнгән төрле милләтләрнең ана телен саклау программасы кысаларында әлеге белем бирү оешмаларына төрлечә ярдәм күрсәтелә. Якшәмбе мәктәп­ләре компьютерлар белән тәэмин ителә, алар өчен Мәс­кәүдән махсус әс­бап­лар кайтарыла. Шулай ук җәй айларында күпмил­ләтле балалар лагерьлары оештырыла. Һәр елның маенда якшәмбе мәктәпләре­нең слеты уздырыла. Монда укучылар белән бергә укытучылар да килә, алар мас­тер-­класслар үткәреп, тәҗ­рибә уртаклаша.  

Әлеге чараларның дә­вамы булган якшәмбе мәк­тәп­­­ләре­нең фестивале күп­тән түгел Казанның Халык­лар дуслыгы йортында үт­кәрелде. Беренче мәртәбә уздырылуына кара­мас­тан, финалда респуб­ли­каның 11 районы катнашты. Казанның күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры Майя Хухунашвили хәбәр итүенчә, конкурс хореография, вокал һәм халык иҗаты юнәлешләрендә үтә. Бәйгедә төрле яшьтәге, төрле милләт вәкилләре катнаша һәм алар һәрберсе сәхнәдә үз моңын, милли йолаларын чагылдырырга омтыла.Фестивальнең җиңү­че­ләре итеп, Казанның “Сакартвело” грузин бию ансамбле, Яшел Үзән “Камертон” вокал төреме һәм Алексеевск “Сес­пель” чуаш балалар фольк­лор ансамбле билгеләнде. Әлеге төркемнәр диплом һәм акча сертификатлары белән бүләкләнде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International