Казан шәһәренең 19нчы гимназиясе директоры Нияз Гафиятуллин - "Мәктәп директоры-2015" Бөтенроссия белем бирү оешмалары җитәкчеләренең һөнәри бәйгесендә икенче урынга лаек дип табылды. Бәйге нәтиҗәләре 26 ноябрь көнне "На Страстном" Театраль үзәгендә игълан ителде. Абсолют җиңүче титулына Надым шәһәренең 5нче мәктәбе директоры Елена Лихацких ия булды.