Казанда WorldSkills стандартлары буенча узучы республикакүләм һөнәри осталык чемпионатының сайлап алу этабы уза

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

2015 елның 2-4 декабрендә "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә  "Машина төзелеше. Метал эшкәртү. Казан" дип аталган 15нче халыкара һәм "ТесИпоСварка" 10нчы махсуслашкан күргәзмәләр узачак. Әлеге чаралар кысасында  WorldSkills стандартлары буенча узучы республикакүләм һөнәри осталык чемпионатының сайлап алу этабы үтәчәк. Сайлап алу этабы 6 компетенция буенча була. Анда Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә, Алабуга һәм башка шәһәрләрдәге  урта һөнәри белем бирү оешмаларыннан 40тан артык  студент катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International