Казанда башлангыч сыйныф укучыларының белеме тикшереләчәк

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

Казан мәктәпләрендәге башлангыч сыйныф укучылары Бөтенроссия тикшерү эшләрендә катнашачак. Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан расланган расписание нигезендә, Бөтенроссия тикшерү эшләре апробациясе бүген, ягъни 1 декабрьдә старт ала. Тикшерүне шәһәрнең 20 мәктәбеннән меңнән артык 4 нче сыйныф укучысы узачак.

Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт ачыклык керткәнчә, Бөтенроссия тикшерү эшләре – дәүләт йомгаклау аттестациясенең тиңдәше. Алар мәктәп һәм төбәк дәрәҗәләрендә үткәрелә. Аның аша Россия Федерациясенең 80 төбәгендәге барлыгы 21 мең мәктәбенең 750 мең башлангыч сыйныф укучысы узарга тиеш була.

Апробация 3 этапта уздырыла. 1 декабрьдәге беренче этапта укучыларның рус теленнән белемнәре тикшерелә – мәктәп укучылары диктант яза. 3 декабрьдә шулай ук рус теленнән белемнәр тикшереләчәк, балаларның грамоталылыкларын, рус әдәби теле системасы нигезенең белемнәре тикшереләчәк.

Өченче этап 8 декабрьгә билгеләнгән, анда балаларның математика буенча белемнәре тикшерелә.

Җыеп кына әйткәндә, барлык катнашучыларга да рус теленнән 16 бирем һәм математикадан 12 бирем эшләргә туры киләчәк.

Сынау эшләренең һәрберсе 45 минутлык 1 дәрескә исәпләнгән. Эшләр федераль дәрәҗәдә әзерләнгән биремнәр буенча эшләнә һәм бердәм критерийлар буенча тикшерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International