3-6 декабрь көннәрендә “Казан” милли иәдәният үзәгендә "Акыл фабрикасы" белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбе узачак. Анда Татарстандагы яшьләр оешмаларыннан, Россиянең 20 төбәгеннән һәм 3 чит илдән киләчәкләр.
“Акыл фабрикасы” мәктәбе яшләрнең гражданлык бердәмлеген булдыру һәм гражданлык үзаңын үстерү өчен әзерләнгән, дип белдерә Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте.
Татарстанның алдынгы спикерлары һәм экспертлары “Акыл фабрикасы” мәктәбе лекторлары булачак. “Тарих һәм туризм” юнәлеше буенча төрле белем бирү чаралары оештырылачак. Мәктәп кысаларында уртак проектлар үстерү буенча семинарлар, интерактив туристик мәйданчыкларның төзүчеләре белән воркшоплар узачак. Шулай ук иҗтимагый стратегик сессия “Татар туристик маршрутлар” – татар туристик маршрутларын төзү буенча төркемле эшләр үткәреләчәк.
Проектның төп үзенчәлеге - чаралар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә үтәчәк. Мәктәпне узучыларга лицензияле сертификат тапшыралачак.
“Акыл фабрикасы” мәктәбендә катнашучылар монда алган белемнәрне үзләренең талантларын үстерүдә файдалана алачак. Бу төбәгебез, илебез үсешенә, милләтара мөнәсәбәтләрне яхшыртуга китерәчәк, дип ышандыра әлеге чараларны орештыручылар.