2019 елда Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәрр осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм үткәрү буенча чараларны үтәүдә катнашучы оешмалар эшчәнлеген координацияләүне тәэмин итү максатында оештыру комитеты төзелгән. Тиешле карарны РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган.
"Имзаланган карар белән "2019 елда Казанда «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатына әзерлек һәм үткәрү буена оештыру комитеты төзелде һәм аның составы расланды. Аңа федераль хакимият органнары, Татарстан республикасы дәүләт хакимияте вәкилләре, дәүләт корпорацияләре, «Ворлдскиллс" хәрәкәте партнерлары саналган предприятие җитәкчеләре керде", диелгән документка белешмәдә.
Оештыру комитеты рәисе итеп РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец билгеләнгән.
Искәртеп узабыз: 2015 елның 10 августында Сан-Паулуда WorldSkills Competition һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты кысаларында узган WorldSkills International халыкара ассоциациясе Генераль ассамблеясендә «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын 2019 елда Казанда үткәрү турында карар кабул ителгән иде.