Хәзерге вакытта Төркиядә Татарстаннан 8 студент белем ала. Россия һәм Төркия арасындагы катлаулы геосәяси вазгыятькә карамастан, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына студентларны кайтару турында күрсәтмәләр килеп ирешмәде. 2012 елдан бирле ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы студентларны Төркиягә белем алырга җибәрмү белән шөгыльләнми.
Төркиядәге Төрки халыклар эшләре идарәсе тарафыннан “Төркия стипендияләре” программасына үзгәрешләр кертелгән. Әлеге үзгәрешләр нигезендә абитуриенларга Төркия вузларына турыдан-туры мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булдырылган. Шуңа бәйле рәвештә, кабул итү шартлары да үзгәреш кичергән. Ягъни хәзер студентлар бу чит ил югары уку йортларына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы аша түгел, ә мөстәкыйль мөрәҗәгать итә.
Хәзерге вакытта Төркиядә Татарстаннан 8 студент белем ала. Алар Әнкара, Иске Шәһәр, Кайсери, Конья шәһәрләрендә укый. Студентларның барысы да укуларын киләсе елга тәмамлый, ягъни алар өчен 2015-2016 уку елы – соңгысы.
Алар Төркия югары уку йортларына мөстәкыйль рәвештә керде. Хәзерге вакытка аларны кайтару турында бернинди күрсәтмәләр юк.
Искәртеп үтик: РФ Мәгариф һәм фән министрылыгы Төркиядә академик алмаш буенча белем алучы Россия студентлар туган илгә кайтарылычак, дип белдерде. Бүген аларның саны – 100 кеше.
Моннан тыш, ведомство Россия вузларыннан Төркия университетлары һәм институтлары белән хезмәттәшлекне өзүне таләп итте.
Шуны да билгеләп узыйк: быел Татарстандагы вузларда бакалавриат, специалитет, магистратура программалары буенча Төркия Республикасының 69 гражданы белем ала: КФУда – 54, Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетында – 4, Казан илкүләм тикшеренү технологик университетында һәм Казан дәүләт аграр университетында – 1әр, Казан илкүләм тикшеренү техник университетында – 2, Казан дәүләт медицина университетында – 7.