Казанда ачылган “Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан” һәм “TechnoСварка” махсуслаштырылган күргәзмәләре кысаларында, 2-4 декабрь көнне Татарстанның махсус урта уку йортлары укучылары арасында WorldSkills стандартлары буенча эшче һөнәрләр чемпионатының сайлап алу этабы ярышлары үтте.
Студентларның “Компьютерлаштырылган идарә системасы (ЧПУ) булган станокларда фрезерлык эшләре”, “Компьютерлаштырылган идарә системасы (ЧПУ) булган станокларда токарьлык эшләре”, “Мехатроника”, “Мобиль робот техникасы”, “Табаклы металл эшкәртү”, “Эретеп ябыштыру эшләре” кебек юнәлешләр буенча көч сынашуы үткәрелә. Җиңүчеләр 4 нче декабрьдә бүләкләнәчәк.
Күргәзмәләр кысаларында 3 нче декабрь көнне ТР машина төзелеше предприятиеләренең баш белгечләренең бизнес-очрашулары, шулай ук Яр Чаллы һәм Кама аръягының Машина төзүчеләр ассоциациясе тарафыннан оештырылган “Сәнәгатьнең төрле тармаклары өчен яңа материалларның яңа буын технологияләре” темасына конференция үтте. Конференциядә белгечләр тармакның актуаль мәсьәләләре хакында фикер алышып, Татарстанның әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре белән очраштылар.
Традицион төстә күргәзмәләрдә Балалар иҗаты үзәгенең киң экспозициясе тәкъдим ителде, анда махсуслаштырылган һөнәри түгәрәкләргә йөрүчеләр машина, судно төзелеше, авиамоделизм өлкәсендә эшләнмәләрен күрсәтелде.
Күргәзмәләр 4 нче декабрьгә кадәр эшләячәк.